Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 2 апреле, шимбә

Яз җитү - күңелле вакыт, ләкин 9 нчы сыйныф укучыларының  имтихан вакыты якынлашып килә. Шул уңайдан алар, язгы каникул вакыты булуга карамастан, Төп Дәүләт имтиханнарына әзерләнүне туктатмаска булдылар, һәркөнне  консультацияләргә йөрделәр. 28 - 29 мартта  районда   сынап карау шарты белән  үткәрелгән имтиханнарда катнаштылар. 25 апрельдә татар теленнән Бердәм республика тесты уздырылачак. Шул уңайдан укучылар һәм ата - аналар Министрлык хаты белән таныштылар, туган теленнән бу сынауга ныклы әзерлек алып барыла. Киләчәк дәүләт  имтиханнарында аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International