"TALENTS" вокаль башкаручылар республика фестиваль-конкурсы ел саен үткәрелә. Быел ул 26 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә үткәрелде. Чарада Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Баулы, Кукмара, Нурлат , Балтач, Әгерҗе, Бөгелмә мәктәпләре укучылары катнашты.
Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә ел саен зур уңышларга ирешә. Басырова Чулпан - I нче дәрәҗә диплом, Зиннурова Лилия - II нче дәрәҗә лауреат дипломы (җитәкчеләре - инглиз теле укытучысы - Ахметова Гөлнара Ингеловна), Әхиярова Ландыш (җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Фахразиева Илина Хавиловна) белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар телибез!