Район мәктәпләрендә соңгы уку чиреге башланды. Кадет интернат-мәктәбе директоры Ялалов И.И. һәм укытучылар барлык укучыларны да яңа чирек башлану белән котладылар. Укучыларга сәламәтлек, сабырлык, күңелләренең күтәренке рух белән тулып, яңадан-яңа үрләр, яхшы билгеләр яуларга насыйп булуын, имтиханнарны уңай билгеләргә генә тәмамлаулырын белдерде.