Мәчеттә Әлифба бәйрәме.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе
28 март көнне Күҗәкә авылының "Халидә" мәчетендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Ел әйләнәсе мәчеттә балаларга һәм хатын-кызларга  дин сабаклары укытылды. Бәйрәм чарасы да алар өчен оештырылган иде. Бәйрәм иң оста шәкертләрнең берсе булган Камил Гиздуллинның азан әйтүе белән башланып китте һәм чарада катнашучылар бергәләп намаз укыды. Фәнил хәзрәт Фазлыев  котлауларын ирештерде. Республика күләм бәйгедә катнашкан  укчылар Таһир Фазлыев белән Булат Гаязовлар сүрәләр укыды.Башка балалар да үзләре өйрәнгән дини сабаклары белән уртаклашты.  Зәнфирә Мөхаммәтова белән Тәхия Фатиховалар вәгазьләр әйтте.Бәйрәигә килүче һәркемгә Фәнил хәзрәт бүләкләр дә әзерләгән иде. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International