Язгы кояш битне кызартмасмы?

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. 

Ниһаять, тирә-ягыбызга,  табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак -  апрель  җитә. Димәк,  Республикада, шул исәптән  Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителәчәк. 

Икеайлык дәвамында өмәләр  оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. 

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге районкүләм чарада һәммәгезнең дә актив катнашуы  сорала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International