23 март көнне Актаныш район китапханәсенең уку залында авылдашыбыз Сәрия Ганиуллинаның иҗатына һәм талантлы музыка белгече абыйсы Рәшит Шәйгәрдән улының якты истәлегенә багышланган очрашу кичәсе булып узды. Без, авылдашлары да элеге чарада актив катнаштык.