24 март көнне Кыр - Каентүбә авыл клубында балалар белән "Александр Роу әкиятләре" дигән кино сәгате үткәрдек. Башта балалар кинорежиссер Александр Роу һәм ул төшергән әкиятләр турында әңгәмә тыңладылар. Соңыннан әкиятләреннән өзекләр карадык. Мероприятие Россиядә Кино елы уңаеннан үткәрелде.