"Учак" яшь гаилә клубының "Матурлыкка йөрәк туялмас" исемле чираттагы дәресе.

2016 елның 25 марты, җомга

25 март көнне үзәк китапханәнең уку залында "Учак" яшь гаилә клубының "Матурлыкка йөрәк туялмас" исемле чираттагы дәресе үткәрелде. "Серләремне сөйлим гөлләргә" исемле электрон презентация күрсәтелде. Чәчәк, гөл үстерү остасы Вәсилә Ахмаева Гайсиевна бакча һәм бүлмә гөлләре, үстерү серләренә төшендерде. Парикмахер Клара Закирова озын һәм кыска чәчкә прическалар ясау һәм чәч кисү буенча мастер-класс күрсәтте. "Син нинди төс яратмыйсың" дигән тест үткәрелде. "Матурлыкка йөрәк туялмас" исемле китап күргәзмәсе эшләнде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International