23 март көнне Иске Кормаш мәдәният йортында "Наркомания. Балаларны ничек сакларга?" исемле эшлекле сөйләшү узды. Әңгәмә барышында баланың психологик үсеше, аралашу, ата - аналарның хаталары турында сүз барды. Наркомания турында видеофрагментлар карадык. Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнашты.