24 март Кәзкәй авылы китапханәсендә хатын- кызлар белән гарәп телен өйрәнү буенча чираттагы дәресе һәм дәрес барышында "Телнең иң зур хатасы- ялган" темасына сөйләшү үткәрелде. Җирлекнең "Ак калфак" оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе З.Нурлыева, мөслимә Х.Гикраминалар сөйләшү әдәпләре, ялган, гайбәт итүнең начар хәлләргә китерүе турында сөйләделәр, шул темага әдәбият белән таныштырдылар.