Методик совет утырышы

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген икенче мәктәп базасында методик совет утырышы узды. "Мәгариф идарәсе" методисты Кадырова Лейсан Рашитовна дәреслекләр белән тәэмин итү өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырды. Актанышның беренче санлы мәктәп укытучысы Валиева Э.Ф. һәм гуманитар гимназия укытучысы Аюпова Л.Р.  методик семинар уздырдылар, Татар-Ямалы мәктәбе укытучысы Шаймухаметова Р.Р. һәм Актанышның беренче санлы мәктәп укытучысы Галиева З.А. мастер-класс күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International