22 март көнне Иске Кадермәт авылы клубында татар халык ашларына багышланган "Йөз төрле ризык" дигән бәйге үткәрелде. Авыл халкы бу кичәдә бик теләп катнашты. Бәйрәмдә татар халык җырларын җырладылар, онытылып барган борынгы уеннарны искә төшереп уйнадылар, соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында күңелле итеп дәвам итте.