23 нче март көнне Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында "Кичке уен" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Авыл яшьләре бик теләп борынгы уеннарда катнаштылар. "Йөзек салыш", "Каешлы", "Тукмак тәгәрәтеш" уеннарын искә төшереп уйнадылар. Шулай ук китапханәгә кайта торган газета- журналлардан оештырылган күргәзмәлек белән таныштылар.