Халкымның күңел бизәкләре

2016 елның 23 марты, чәршәмбе
22 март көнне Күҗәкә авылында "Халкымның күңел бизәкләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә китапханәче, җирлекнең "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан зерләнеп авыл халкына тәкъдим ителде.Клубның залы авыл өе күренеше итеп бизәлеп,  шунда ук уңган-булган хатын-кызларыбызның кул эшләре, төрледән-төрле тәмле ризыклары күргәзмәлере дә урын алган иде. Сәхнәдә "Кич утыру", "Киндер тукмаклау" күренешләре күрсәтелде. Нәүрүз бәйрәменең матур мизгелләре дә тамашачы күңеленә хуш килде. Милли җырлар, биюләр дә тынып тормады.Җирлек башлыгы Рәйхан Галимянова котлауларын ирештерде, әлеге чараны оештыруда өлеш кертүчеләргә бүләкләр бирде. Тамашачылар күчтәнәчләрдән авыз итеп, күтәренке кәефтә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International