26 январь көнне Әҗәкүл авылы клубында Актанышбаш авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Анда район вәкиле Руслан Гарипов катнашты Ул Актаныш районының 2015 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. 2015 елның нәтиҗәләре буенча Актанышбаш авыл җирлеге сәркатибе Л.И.Шайхразиеваның отчеты тыңланды. Шулай ук полициянең участок вәкиле Л.Ф.Ямалетдинов,гомуми практика табибе Л.Ф.Мугтазирова, Актанышбаш мәдәният йорты директоры А.И.Арсланова чыгыш ясадылар.