27нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында кече ярминкә-күргәзмә оештырыла.
Биредә халыкка каз, күркә ите, казылык, май, он, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, камыр ризыклары һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Кече ярминкә-күргәзмә иртәнге сәгать 9 дан 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!