21-24 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телле балалар өчен Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ туры узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укучы катнышты: Халирахманов Динар (11 сыйныф) һәм Габидуллина Гузәл (8а сыйныфы). Халирахманов Динар әлеге олимпиаданың призеры булды. Динарны һәм аның укытучысын Белоусова М.И.-ны җиңү белән котлыйбыз.