Актанышта - кече ярминкә

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

27нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда  шәхси хуҗалыклар  һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында  кече ярминкә-күргәзмә оештырыла. 

 

Биредә  халыкка  каз, күркә ите, казылык, май, он, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, камыр ризыклары һ.б.  тәкъдим ителәчәк.

 

Кече ярминкә-күргәзмә иртәнге сәгать  9 дан  14 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International