Икенче мәктәптә математика, физика һәм информатика атналыгы тәмамланды. Атна дәвамында ачык дәресләр, класстан тыш чаралар уздырылды. Атна кысаларында 9 сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан биреп карадылар. Өлкән класс укучылары физикадан дистанцион олимпиадада катнаштылар. Китапханәдә тематик күргәзмә оештырылды.