21 январь көнне педагог – китапханәче Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы укучылар үзидарәсе белән “Сүз белән тел ачыла, китап белән күз ачыла” дип исемләнгән сәяхәт- дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелде һәм китапның кеше тормышындагы роле, әһәмияте аңлатылды. Шулай ук китап тоту кагыйдәләре искә төшерелде. “Китапны укы!” дигән буктрейлер укучылар хозурына тәкъдим ителде. Укучыларны китап укырга чакыру сүзләре белән дәрес тәмамланды.