Актаныш районында рапс мае җитештерү цехы ачылды

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе базасында рапс мае җитештерү цехы ачылды. Тантаналы вакыйга бүген, 21 гыйнвар көнне узды. Чарада "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агросила" холдингы генераль директоры Фәнис Гәзетдинов, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Рапс мае җитештерү цехын эшләтеп җибәрү Актаныш районы хуҗалыклары өчен генә түгел, якын-тирә районнар – Мөслим, Минзәлә, Сарман – хуҗалыклары өчен дә бик мөһим вакыйга. Әлеге цехның Актаныш районында булуы, хуҗалыкларга техник культураларны күбрәк күләмдә үстерүгә дә этәргеч булачак.

Цехны тулы куәтенә эшләтер өчен елына 4 мең тонна рапс кирәк дип планнаштырыла, бу инде үз чиратында 1,3 мең тонна рапс мае, 2,6 мең тоннадан күбрәк жмых җитештерү дигән сүз.  

Районыбыз хуҗалыклары белән берлектә цехны тулы куәтенә эшләтү өчен, рапс тапшыру бәрабәренә, аларга терлеккә ашату өчен катнаш азык булдыруда кулланылучы жмых җитештереп бирү күздә тотыла.

Рапс мае җитештерү цехы югары технологияле җиһаз белән тәэмин ителгән, тәүлек буе эшлиячәк. Барлыгы цехта 4 кеше хезмәт куя – һәр сменада икешәр хезмәткәр.

Бүгенге көндә Актаныш икмәк кабул итү предприятиясендә уннан артык азык төре җитештерелә: бодай оны беренче һәм югары сортлары, арыш оны, борчак, ячка һәм перловка ярмалары, катнаш азыклар, арыш экстркдаты, көрпә һәм борчак оны. Хәзер аларга рапс мае һәм рапс жмыхы да өстәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International