Киров авыл клубы яналыклары

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Киров мәдәният йортында "Киров авыл гражданнарының гомуми җыелышы" булып узды. Әлеге җыелышта район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, үзәк хастаханә баш табибы, район эчке эшләр булеге җитәкчесе, участок табибы һәм районнан бик күп вәкилләр катнашты.

2015 елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар буенча җирлек рәисе Айваз Гафуров чыгыш ясады.  “Актаныш агрофирмасы” эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Рамил Вәлиев таныштырды. Шулай ук Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хузинаның, полиция участогы инспекторының, гомуми практика табибының үз эшчәнлекләре турында мәгълүматы тыңланды.

Җыелыш азагында район башлыгыннан бик күп кенә сорауларга җавап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International