Татар Ямалы авыл җирлегендә еллык отчёт җыелышы.

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2016 нчы елның 20 нче гыйнварында Татар Ямалы авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Җыелышта Татар Ямалы авыл җирлеге башлыгы Роберт Минлехан улы Нуриев 2015 нче елда җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, һәм 2016 нчы елга  планнар белән таныштырды .Шулай ук җыелышта үз чыгышы белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Зөфәр кызы Гыйләева катнашты. 2015 нче елда Татар Ямалы авыл Советының башкарган эшләре  канәгатьләнерлек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International