Актаныш үзәк чыршысы өчен тавыш бирик!

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше конкурсына 20 декабрьдә старт бирлегән иде. 

Актаныш районы үзәк чыршысы өчен http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm сылтамасы аша үтеп тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен тәкъдим ителгән исемлектән Актаныш муниципаль районын сайлап аласыз, аннан чыршы бизәлешен һәм аның янында узган чараларны баллар ярдәмендә бәялисез.

Конкурс 2016 елның 25 гыйнварына кадәр узачак. Нәтиҗәләр 1 февральдән дә соңгармый игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International