Теләкәй мәктәбе яңалыклары .Ата-аналар җыелышы.

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе
14 нче гыйнвар көнне мәктәптә 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата – аналар җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. ата – аналарны 1 нче яртыеллыкта мәктәптә тәрбия эшчәнлеге белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Ф. 2 нче чирек нәтиҗәләре, дәресләргә йөреш, олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды. Өченче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Ахметов Р.Х. ОГЭ тәртипләрен, үзгәрешләрне аңлатты, тәртип, куркынычсызлык кагыйдәләре мәсьәләләренә тукталды. Җыелышлар классларда дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International