2016 елның беренче ае күп кенә күренекле классик язучы һәм шагыйрьләребезнең истәлекле даталары белән башланып китте . Шушы уңайдан Теләкәй авылы китапханәсендә " Безнең календарь " битләрендә " Гасыр кичкән мирас " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде , күзәтү үткәрелде . Күргәзмәдә Ф. Әмирхан , Г. Бәширов , Һ. Такташларның төрле елларда басылып чыккан аерым китаплары, әсәрләр томлыклары урын алды .