Мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

13 гыйнвар көнне хакимият бинасының утырышлар залында Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашында район мәктәпләре директоры белән киңәшмә үтте.

Залда утыручыларга Төп дәүләт имтиханын тапшыру кагыйдәләре, шулай ук 2016 елда көтеләчәк үзгәрешләр хакында тулырак мәгълүмат белән ТДИ буенча  муниципаль координатор Зимфира Хәкимова чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле булган үзгәрешләр информацион куркынычсызлыкка юнәлгән. Шулай ук имтихан вакытында шпаргалкалар, кәрәзле телефон куллануга омтылу бик аянычлы тәмамлануын искәртеп узды.

Киңәшмә барышында районыбыз мәктәпләрендә узган алдан биреп карау имтиханнарына нәтиҗәлә ясалды. 2015 елның октябрь аеннан алып 2016 елның гыйнвар аена кадәр имтихан нәтиҗәләренең ничек үзгәрүенә тәфсилле анализ бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International