Авыл хуҗалыгында гел шулай. Кыр эшләре башланыр алдыннан, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга бәя арта. Югары сыйфатлы орлык, минераль ашламалар, башка кирәк-яраклар турында әйткән дә юк. Авыл хуҗалыгына “даими ярдәм итеп торучы” энергетиклар электр уты өчен түләүне һич югы эре предприятиеләр белән тәңгәлләштерсеннәр иде дә бит. Юк шул. Газ, су һәм башка кирәк-яраклар өчен дә хуҗалыктан көне-сәгате белән каерып алалар. Вакытында түләмәсәң, утыңны өзеп, газыңны сүндереп китәргә дә мөмкиннәр. Банклар турында әйтеп тә торасы юк.
Ә бит ашлык, ит, сөт һәм хуҗалыкта җитештерелгән башка төр продукцияләр өчен бәя ташбака адымнары белән генә арта. Әйтик, сөтне кабул итү бәяләре дистә ел элек ничек булса, бүген дә шуннан ерак китә алмый.
Дөрес, Россия Икътисад министрлыгы белгечләре раславынча, хуҗалыктан кабул ителә торган сөт бәясе узган ел дәвамында 0,2 процентка арткан артуын. Әмма урыннарда “бәя уйнату” һәм эшкәртүчеләр тырышлыгы белән күп хуҗалыкларда сөт хакы кибеттә сатыла торганыннан 2-3 тапкыр кимрәк булып кала.
Ордым-бәрдем белән булмый
Шөкер, Татарстан хуҗалыкларында бернинди кыенлыкларга карамый, сөт җитештерү күләме арта. Узган тәүлектә әлеге продукция республика буенча 2981 тонна җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым күләме 12,8 килограмм тәшкил итә. Әтнә районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 21,1 килограмм, Сабада – 18,2, Мамадышта – 17,2, Балтач районында – 16,5, Кукмара районы хуҗалыкларында 16,4 килограмм тәшкил итә. Республиканы артка сөйрәүчеләр арасында Чирмешән (7,2 кг), Менделеевск (8,7), Минзәлә (8,7) һәм башка районнар бар.
Кышлату чорында мул сөт алу өчен көрәштә терлекчеләребез элек тә сынатмады, хәзер дә булсынга эшлиләр. Терлек азыгына килгәндә, республика буенча аның күләме 1 миллион 700 мең тонна әзерләнгән. Бу – 1 баш терлеккә 30 центнер шартлы азык берәмлеге, ягъни ел ярым-ике елга җитәрлек азык запасыбыз бар дигән сүз.
Инде менә шул азыкны төрлечә баетып, малларны тиешле рацион белән тукландыру гына кирәк. Кызганыч, бу эшне дә төрле хуҗалыкларның төрлечә оештыруы күзгә чалына. Кайчагында савым сыерлары алдында черегән силос, яңгыр астында бозыла башлаган печән калдыкларыннан башка берни күренми. Билгеле, мондый азык белән мул сөткә өмет итеп булмый.
Хәер, кыш уртасында бер сыердан тәүлегенә егермешәр килограмм сөт алыр өчен тиешлечә ашату гына да җитмидер. Бу – терлекчелеккә даими игътибар, шул исәптән нәсел эшен кайгырту, авырулардан саклау, башка бик күп төрле шартларны үтәүгә дә бәйле, ди белгечләр.
Мисал эзләп ерак барасы түгел. Бер сыердан тәүлегенә 27 килограммнан артык сөт алучы Мамадыш районының “Продпрограмма” яки югарыда телгә алынган Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш районнары хуҗалыкларына барып чыгу да җитә.
“Алга” нигә артка карый?
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы соңгы елларда сөт җитештерүдә фидакарьләрчә эшләүчеләр белән беррәттән эленке-салынкы йөрүче хуҗалыкларның да исемлеген биреп бара. Министрлык сайтындагы мәгълүматлар белән даими танышып баручылар моны “Хурлык тактасы” дип тә йөртә икән.
Әлбәттә инде, бу исемлеккә эләгү бик үк ошап җитмидер. Әмма савым күләме берничә ай дәвамында түбән тәгәри икән, димәк, хуҗалыкта мондый хәлдән чыгуның тиешле чараларын күрмиләр дигән сүз бит бу. Ничек итеп мактаулы Лениногорск районында бер сыердан тәүлегенә 2,7 килограмм сөт савып яшәп булсын икән? Ә бит Юрий Леонтьев җитәкчелендәге “Восходящая заря” хуҗалыгында мондый хәл байтактан дәвам итә. Чирмешән районындагы Мингали Минһаҗев кул астында эшләүче “Агрохезмәтләр” хуҗалыгында да бер сыердан 3,3 килограмм сөт алу белән канәгатьләнеп яшиләр. Алай гына да түгел, районның бер сыердан тәүлегенә 3,8 килограмм сөт җитештерүче “Алга” хуҗалыгында соңгы вакытларда бу күрсәткеч тагын да кимегән. Шундый горур исем йөрткән хуҗалыкның мондый хәлдә калуы аеруча аяныч.
Чүпрәледә 5 меңнән артты
Узган ел Чүпрәле районы терлекчеләре өчен аеруча кыен булды дисәк тә, арттыру булмастыр. Ни өчен дигәндә, корылыкның иң кырысы бу якларны үз итте. Ә менә терлекчелектә ел нәтиҗәләренә килгәндә, барлык төр күрсәткечләрнең дә узган елдагыдан күпкә артык булуын ничек аңларга? Сәбәбе гади икән: бүген район хуҗалыклары фән кушканча эшләргә омтыла. Бозауларга тиешле тәрбия биреп, булачак сыерлар турында кайгырту белән бергә, кышкы чор өчен җитәрлек күләмдә энергиягә бай, югары сыйфатлы азык базасы булдырганнар.
Шуның нәтиҗәсе буларак, чүпрәлеләр район тарихында беренче тапкыр бер сыердан елына 5 мең килограммнан артык сөт җитештерә алды. Әйтергә генә ансат: хуҗалыклар узган ел 231 мең 732 центнер сөт җитештерүгә ирешкән. Чүпрәле терлекчеләре быел һәр сыердан 5500 килограммнан артык сөт җитештерүне максат итеп куя.
Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Районда гына түгел, республикада иң алдынгылардан саналучы “Чынлы” хуҗалыгында соңгы вакытларда савым сыерларын 367гә арттырып, мөгезле эре терлекне 13837гә җиткергәннәр.
– Корылык яңача эшләргә өйрәтә. Киләсе елда кукурузны райондагы барлык сөрү мәйданының 10 проценты күләмендә чәчәбез. Кузаклы һәм майлы культураларга да игътибарны арттырабыз, – ди район җитәкчесе Александр Шадриков.