Искечә яңа ел каршыладык

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Искечә Яңа ел үткәрү традициясе юлиан һәм григориан календарьлары арасындагы аерма белән бәйләнгән. Хәзер ул аерма 13 көн тәшкил итә.

Искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау бик күпләр өчен чын Яңа ел кебек үк кадерле, якын. Тагын бер мәртәбә өмет – хыялларыңны күңелдән кабатлап, аларның тормышка ашасына ихластан ышану, чыршы тирәсендә җыр- биюләр белән кинәнеп күңел ачу, түгәрәк табыннар артында якыннарың белән гөрләшү мөмкинлеге бирә, яңа елның инде чынлап та башлануын тагын бер кат искә төшерә ул безнең.

 Актанышлылар һәм районыбыз кунаклары искечә Яңа ел бәйрәмен кичә Үзәк чыршы янында Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданда үткәрделәр.

Традиция буларак, районыбыз сәнгатькәрләре тарафыннан үзәк чыршы янында бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Чыршы тирәсендә күңел ачтык, әзерләгән бәйрәм чарасы конкурслар, уеннар, җыр-бию һәм дискотека белән үерлеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International