13 январь көнне Аккүз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар.Без укучылар белән үткән 2015 елда һәрбер укучының күпме китап укыганын бергәләп билгеләдек.Иң күп китап укучылар исемлеген 2 сыйныф укучысы Айгөл Ихсанова тулыландырды.Соңыннан балалар үзләренә охшаган китапларны алып таралыштылар.