8 январь Кәзкәй авылы мәчетендә Кәзкәй, Тыңламас авылларыннан ак әбиләр, мөслимәләр катнашында Мәүлит бәйрәме уздырылды. Мәҗлес Рәсим хәзрәт вәгазе белән башланып китте. Остаз Зәнфирә Хәбибуллина Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тормышы хакында сөйләде, Корьән укылды, салаватлар әйтелде, моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтелде, китаханәче Пәйгамбәребезнең тормышы турындагы китаплар белән таныштырды, эчкерсез ихлас күңелдән аралашу булды.