Иске Байсар авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Кышкы каникулда 8 январь көнне башлангыч класс укучылары  Иске Байсар авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Укучыларга китапханәче апалары  балалар өчен китапларны күрсәтте,  китапларның алфавит тәртибе буенча урнашуын ,эзләү тәртибен өйрәтте. Китапханәдәге башка китаплар турында да сөйләде. Формуляр тутыру тәртибен аңлатты. Соңыннан балалар үзләренә ошаган китапларны алып өйләренә таралыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International