Искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау бик күпләр өчен чын Яңа ел кебек үк кадерле, якын. Тагын бер мәртәбә өмет – хыялларыңны күңелдән кабатлап, аларның тормышка ашасына ихластан ышану, чыршы тирәсендә җыр- биюләр белән кинәнеп күңел ачу, түгәрәк табыннар артында якыннарың белән гөрләшү мөмкинлеге бирә, яңа елның инде чынлап та башлануын тагын бер кат искә төшерә ул безнең.
Традиция буларак, районыбыз сәнгатькәрләре тарафыннан үзәк чыршы янында бәйрәм концерты тәкъдим ителә. 13 гыйнвар көнне дә, хөрмәтле райондашлар, сезне чыршы тирәсендә күңел ачарга көтеп калалар. Концерт исә кичке сәгать 20.00 дә башлана.