11 январь көнне кадет интернат-мәктәбендә мәктәп директоры янындагы җыелыш үтте. Үткән чараларга анализлар ясалды: Актаныш районы мәктәпләре арасында узган укытучылар спартакиадасына, 9чы һәм 11 чы классларда узган БДИ-ын биреп карауна, кышкы каникул вакытында узган төрле чараларда катанашуның нәтиҗәләренә һәм ЭЖ тутырылышына.
Шушы атнага максатлар куелды: "Пневматик винтовкадан ату" мәктәп ярышларын үткәрүгә, "Яшь армиячеләр, алга!" хәрби-спорт уенга хәзерлеккә, Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында катнашуга һәм башкаларга.