Киров авыл клубы яналыклары

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Киров авыл мәдәният йортында авылдашыбыз, драматург Данил Салиховның өр-яңа комедияләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып үтте.Әлеге кичәдә Актаныштан бик күп кунаклар катнашты. Шулар арасында Хамидуллин Рубин Фәнисович, Шәмсунова Ландыш Җәудәтовна, Габделхаев Илшат Илфатович, Нурлыев Нурулла Гаянович, Нурлыев Нургаян Гаянович, Мөхәмәтов Баязит Шәймәрдәновичлар да бар иде. Алар барысы да Данил Хабибрахман улына җылы сүзләрен , теләеләрен җиткерделәр, бергә эшләгән чакларын искә алып, аралашып, яшьлекләренә кайтып килделәр. Аралашу, күңелле очрашу, дәртле җырлар, кызыклы хәтирәләр, видео язмалар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International