«Якташыбыз артист, режессёр Мөхтәр Мутинның тууына 130 ел».

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
2 январь -Артист, режессер Мөхтәр Мутинның тууына 130 ел. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә " Якташыбыз артист, режессер Мөхтәр Мутинның тууына 130 ел "- дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә ”Сәхнә” журналы, артистның иҗатын һәм тормышын чагылдырган язмалар урын алды. Күзәтү ясалды һәм әңгәмә оештырылды. Мөхтәр Исхак улы Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык авылында туа. Театр сәнгате белән Мөхтәр Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм 1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли. 1915 елда Ырынбурда «Ширкәт» труппасы оешкач, М.Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның«Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле. 1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара.Мәскәү татар театрында уйный. 1926 елда М.Мутинга ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. 1937 елда М.Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. 1963 елда аклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International