Актаныш районы терлекчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

 Бүген, 11 гыйнвар көнне, Яңа Әлем авылы мәдәният йортында Актаныш районы терлекчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе  булып узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев,  Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнаштылар.

 

Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев терлек үрчетеп, икътисади тотрыклылык булдырган авыллар эшчәнлеген үрнәк итеп китерде. Иске Сәфәр, Усы, Чалманарат авыл җирлегендә яшәүчеләр сыер баш санын арттыру буенча лидерлар.  Сарык һәм кәҗә баш саннары арту буенча Актаныш, Чуракай, Мәсәде авыл җирлекләре алдынгы.

 

2015 елгы терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. Бүген район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33861 баш мөгезле эре терлек, шулардан 11386 баш сыер, 1550 баш тана, 47 баш нәсел үгезе исәпләнә. 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда, терлек баш саннары 97 башка арткан. “Ташкын”, “Башак”, “Чишмә”, “Әнәк Агрофирмасы” хуҗалыклары маллар санын  иң күп арттыручылар.

 

Ел төгәлләнде, ә килешүгә карата МЭТ баш саннары планы “Нур”, “Янаул”, “Алга”, “Актаныш Агрофирмасы”, “Эконом” хуҗалыкларында тулысынча үтәлмәде.

 

2016 елның 1 гыйнвар көненә районда тулаем сөт җитештерү 503912 ц тәшкил итте, 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 105% тәшкил иткән.

 

МЭТ ите җитештерү 1 гыйнварга 46197 ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда  1568 ц артык, 103 % тәшкил итте.

 

2016 елның 1 гыйнварына Актаныш районы хуҗалыклары буенча 1 хезмәткәргә уртача акча кереме 1010 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 17 % ка арткан.

 

Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары а/ф «Әнәк» (18216 сум), “Чишмә” (17952 сум),  “Нур Баян” (17766 сум), «Наратлы» (17368 сум), «Нигез» (17343 сум), «Тамыр» (17119 сум) хуҗалыкларында.

 

Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре Актаныш муниципаль район башлыгы фондыннан премия белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International