Туган якка мәхәббәт белән.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
9 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл клубында күренекле якташларыбыз ТР атказанган артисты Асия Харисова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм башка бик күп талантлы кешеләребез катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара төбәгебезнең мәдәният һәм сәнгать кешеләренә багышланган иде. Туган ягыбыз турында шигырьләр, җырлар да күп яңгырады. Зал тулып килгән тамашачылар бай эчтәлекле бу чараны бик җылы кабул итте һәм   чыгышларны алкышларга күмде. Җирлек башлыгы Рәйхан Галимянова кунак булып кайткан талант ияләренә һәм  кичәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International