9 нчы январь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район мәктәпләре укытучылар арасында кышкы спартакиада узды. Нәтиҗәдә база мәктәпләре арасында Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы беренче урынны яулады һәм кубок, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Канатта тартышуда команда беренче урын, шахматта Ялалов И.И. беренче урын һәм Шакирова Р.Р. дүртенче урын , дартста Гомәров А.А. һәм Гилметдинова Г.Р. беренче урын, өстәл теннисы буенча Маликов Ф.Р. беренче урын, армспортта Габдрахманова Р.М. дүртенче урын, подтягиванияда Ахмаров Л.Р. һәм Латыйпова М.М. дүртенче урын, чаңгыда Мисбахова Р.Р. һәм Фазлыев Д.Д. дүртенче урын яуладылар.