9 гыйнвар көнне Актанышта район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең укытучылары катнашында спартакиада узды. Спорт чарасының ачылу тантанасындарайон башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.
“Бүләк” чаңгы-роллер трассасында башланып киткән ярышлар “Актаныш” спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында дәвам итте.
Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат , чаңгыда узышу, аркан тартышу, кул көрәше һ.б спорт төрләре кертелгән иде.