Су саклау зоналары елы

2016 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.  

 

ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын расларга, шулай ук өч айда төп чаралар планын расларга тәкъдим ителә. Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендә Су саклау зоналары кысаларында чаралар үткәрү буенча эшләр оештыру тәкъдим ителә.

 

Барлык дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалары һәм оешмаларга әлеге чараларны үткәрүдә актив катнашырга кушыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International