Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

6 нчы гыйнвар көнне Киров авыл китапханәсендә авылдашыбыз, язучы, драматург Данил Салиховның "Комедияләр" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәдә авторның әле генә табадан төшкән китап битләренә сәяхәт ясалды. Әлеге җыентыкка кергән әсәрләрдән өзекләр укылды. Кичәне алып баручы Земфира Гыйлметдинованың, Данил Салиховның башкарган җырлары күпләрне әсир итте. Әлеге чарада район башлыгның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ. Шәмсунова, Район социаль-агарту бүлеге җитәкчесе И.И. Габделхаев, "Ак Барс банк" җитәкчесе Р.Ф.Хәмидуллин һәм башка бик күп кенә кунаклар катнашты. Кичәдә авторның төрле елларда чыккан китапларыннан төзелгән "Һәркемнең үз каләме" дип аталган китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмә яныннан халык өзелмәде. Авылдашыбыз иҗатына багышланган бу чарада тамашачылар зур горурлык хисләре кичерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International