5 январь көнне Актаныш мәдәният йорты сәхнәсендә атказанган мәдәният хезмәткәре, биюче Инсан Хөсәеновның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Инсан абыйның хезмәттәшләре, Башкортостан республикасыннан якын итеп килгән дуслары, үзе өйрәткән биюләре белән төрле авыллардан бию коллективлары, Агыйдел җыр һәм бию ансамбле, шулар арасында Киров авыл мәдәният йортының "Дуслык" бию ансамбле һәм мәктәптән балалар коллективы да катнашты әлеге чарада. Концерт бик оешкан төстә матур узды.