Балаларның кышкы каникуллары Күҗәкә авыл җирлегендә күңелле һәм матур итеп оештырыла.Алар өчен җәмәгать үзәге каршында кар шәһәрчеге төзелде, ул балалар шау-шуы белән гөрләп тора.Мәдәният йортларында түгәрәкләр эшли, төрле чаралар үткәрелә, шул исәптән чыршы бәйрәмнәре дә.Бу көннәрдә балалар КВН уеннарының кышкы турына әзерләнә.