Җиһанда кыш.

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 5 гыйнвар көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә,  укучы балалар белән, “Җиһанда кыш”  исеме астында, әдәби чара булып узды. Китапханәгә икенче Актаныш мәктәбенең кышкы мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар,  аларның тәрбиячеләре Зифа  Хафизова  һәм Гөлнур Мусина килгәннәр иде. Укучылар белән очрашу  Лев Толстойның “Табигать кочагында булу, аны тоя белү, аңлашу – зур бәхет” дигән юллары белән башланып китте. Чара барышында балаларга Г.Хасановның “Елның дүрт фасылы” китабы буенча кыш айларына багышланган презентация күрсәтелде. Кичәбез кыш турында табышмаклар әйтү һәм  күңелле уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International