Актанышта Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча бәйге

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

4 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Кыш Бабай призына районыбыз укучылары арасында  өстәл теннисы буенча ярышлар узды.  Ярышларда 5 төрле яшь категорияләре буенча укучылар катнашты. Барлыгы 48 спорт сөюче көч сынашты. Ярышларда иң көчлеләр билгеләнде. Өстәл теннисы буенча ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылган иде.

2007 елда туган һәм аннан кечерәкләр яшь категориясендә кызлар арасында беренче урынны Элвина Мөхәметдинова яулады, икенче урында - Камилә Хөсәенова. Малайлар арасында беренче урында - Әмир Солтанов. 

2004 – 2006 елда туган кызлар арасында беренче урында - Камилә Шиһапова, икенче урында - Адилә Хөсәенова. Малайлар арасында - Булат Шакиров, икенче урында - Гомәр Гәрәев,  өченче - Радмир Шарипов. 

2002 – 2003 елда туган кызлар арасында беренче урында -Сөмбел Шәйхразиева, икенче урында - Зөлфия Мөхәметдинова, өченче урында - Алинә Аглямова. Малайлар арасында беренче урын - Марат Солтанов, икенче урында - Илназ Сәрвәров, өченче урында - Денис Аграпов. 

1998 – 2001 елда туган кызлар арасында беренче урында - Ләйсән Лотфуллина, икенче урында - Алисә Нуриәхмәтова, өченче урында - Альбина Аглямова. Малайлар арасында беренче урында - Альмир Шәрипов. 

18 яшьтән олырак ир-атлар арасында беренче урында - Ленар Газыев, икенче урында - Фәнис Маликов, өченче урында - Фирдәвис Локманов. 

18 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында беренче урынны Альбина Аглямова яулады, икенче урында - Камилә Гараева, өченче урында - Чулпан Марданова. 

Районның өстәл теннисы буенча абсолют чемпионнары булып Марат Солтанов һәм Альбина Аглямова танылдылар. 

Ярышның призерларына һәм катнашучыларына Кыш Бабай бүләкләр тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International