5 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде:
Бәйрәмдә катнашкан һәрбер бала Кыш Бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Аларның һәрберсенең үз сәләте, үз мөмкинлеге бар. Үз балаларына карап әти-әнисе сөенеп утырды.
Чыршы янында күңел ачу барышында барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.