Татар Суыксуында Яңа ел!

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

31 декабрь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында бал маскарад үтте. Бәйрәмдә төрле уеннар уйналды, концерт номерлары куелды.Тамашачылар уеннарда һәм концерт номерларында теләп катнаштылар. Бәйрәм азагында Кыш бабай авыл җирлеге башлыгына сүз бирде. Харисов Р.Г. авыл халкын бәйрәм белән котлады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмне үткәрүдә акчалата ярдәм күрсәткән,  бәйрәмне алып барган Шарафетдинова Э.А.кызына һәм бәйрәмдә катнашкан барлык авылдашларга  мәдәният хезмәткәрләре зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Барыгызныда Яңа еллар белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International