Район оешма - предприятияләренең Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлары

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Машиналар парады тәмамлангач, районыбызның үзәк чыршы янындагы мәйданда район оешма - предприятияләре Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлар ясадылар.  Һәрбер оешманың сәхнәләштерелгән тамашалары  эчтәлекле, кызыклы булды, аларның маскалары һәм тудырган образлары да матур иде.  Сценарийлар буенча Актаныш районының 12 оешмасы чыгыш ясады: “Ромашка” балалар бакчасы коллективы, “Тылсым” балалар бакчасы коллективы, “Әтәчкәй” балалар бакчасы, “Алтынчәч” балалар бакчасы, “Каенкай” балалар бакчасы, гуманитар гимназия коллективы, “Умырзая” балалар бакчасы, Актанышның 1нче номерлы мәктәбе, Актанышның 2нче номерлы мәктәбе, “Кояшкай” балалар бакчасы, Актаныш технологик техникумы.

 Чыгышлар тәмамлангач, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш нәтиҗәләрне игълан итте. Ул сценарийлар буенча сәхнәләштерелгән тамашаларның барысы да эчтәлекле, киемнәре фантазия куеп эшләнгән булуын ассызыклап үтте, барлык көчләрен куеп эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

 

Шулай ук оешма-предприятияләрнең территорияләре бизәлешенә нәтиҗәләр ясалды:

1 урын – ООО “Газстройсервис”;

2 урын – “Актаныш РУЭС”;

3 урын – “Сбербанк” Актаныш бүлекчәсе.

 

“Яңа елга иң яхшы бизәлеш” номинациясендә  җиңүчеләр:

1 урын – Актаныш технологик техникумы;

2 урын - Актанышның 2нче номерлы мәктәбе;

3 урын - Актанышның 1нче номерлы мәктәбе, 5 нче санлы балалар бакчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International