Актанышта - машиналар парады

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бүген, 30 декабрь көнне Актанышның Ленин паркы каршындагы мәйданда машиналар парады булып узды. Парадта Актаныш районының 13 оешма-предприятиясе катнашты.

Конкурста катнашкан оешмаларның машиналары һәрберсе дә үзенчәлекле иде. Шуңа да карамастан, парадта автомобильләрдән иң уңышлы, оригиналь образ тудыручы итеп Актаныш технологик техникумы, «Тылсым» балалар бакчасы һәм Игелек үзәге табылды.

Парадта катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International